+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Хокук
7 август 2025, 05:25
Августтан нинди законнар көченә керде?
1 августтан үсмерләргә ата-аналарының ризалыгыннан башка банкларда счет ачуны тыячаклар.
Августтан нинди законнар көченә керде?
1 августтан 14 яшьтән 18 яшькә кадәр үсмерләр ата-аналары яки опекуннары ризалыгы белән генә банк счетларын ача алачак. Искәрмә - тулысынча эшкә сәләтле дип танылган балигъ булмаганнар, мәсәлән, никахлашканнан соң. Банклар шулай ук үсмерләрнең үзләренә дә, аларның законлы вәкилләренә дә счетлар буенча выпискалар бирергә тиеш булачак. Властьлар бу балигъ булмаганнарга каршы финанс җинаятьләрен булдырмый калырга ярдәм итәчәк, дип саный.
1 августтан русиялеләр элемтә операторы сайтындагы Шәхси кабинет яки мобиль сервис аша теләсә нинди спам-таратулардан баш тарта алачак. Бу - телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы көрәш буенча яңа программаның бер өлеше. Тиздән "Госуслуги"да шикаятьләр бирү өчен сервис эшләтеп җибәрәчәкләр.
1 августтан эшләүче пенсионерларга пенсиянең страховка өлеше яңадан саналачак. Өстәмә акча эш бирүченең алдагы ел өчен түләүләреннән тупланган пенсия баллары хисабына исәпләнәчәк. Ул өч пенсия коэффициентыннан да артмаячак - 437,07 сум.
3 августтан хәрби каберлекләрне, һәйкәлләрне һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерүче башка объектларны мәсхәрә иткән өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы белән җинаять җаваплылыгы барлыкка киләчәк.
Элегрәк закон хәрби каберлекләрне һәм һәйкәлләрне юкка чыгару яки зарарлау өчен генә җәза бирүне күздә тота иде.
Тулырак :
https://www.rbc.ru/politics/01/08/2025/6880e3c89a794760fcbdebf5
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"