+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 август 2025, 15:35

Шикле шалтыратуларны шунда ук туктатыгыз!

Башкортстанда яшәүчеләр янә мошенникларга ышанган һәм 10 млн сумнан артык акча күчергән.

Шикле шалтыратуларны шунда ук туктатыгыз!Шикле шалтыратуларны шунда ук туктатыгыз!
Шикле шалтыратуларны шунда ук туктатыгыз!
Банк хезмәткәрләре беркайчан да акча күчерүне сорап шалтыратмыйлар. Шикле шалтыратулар кергәндә, сөйләшүне шундук туктатыгыз,дип киңәш итә БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Уфадан 68 яшьлек пенсионер үзләрен янәсе Пенсия фонды һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларның корбаны булган. Явыз ниятлеләр пенсияне яңадан исәпләү, Дәүләт хезмәтләре аккаунтын тергезү һәм мошенниклык операцияләрен булдырмау сылтавы белән аны 2 млн сумны "хәвефсез счетка" күчерергә ышандырган.

Аферистлар кармагына 30 яшьлек уфалы да эләккән. Ул «Русия Почтасы», «Үзәк Банк» һәм «ФСБ» хезмәткәрләренә дәүләт хезмәтләрендә электрон почта адресын төзәтү һәм банк счеты белән мошенниклык операцияләрен булдырмау сылтавы белән 900 мең сумнан артык акча күчергән.

Алдауның тагын бер корбаны Нефтекамада яшәүче 62 яшьлек хатын булган. Ул үзләрен Русия Почтасы, Дәүләт хезмәтләре һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныткан мошенниклар шалтыратуыннан соң 900 мең сумга якын шәхси акчасыннан мәхрүм калган. Алар аңа посылка китерергә һәм акчаны өченче затлардан сакларга вәгъдә иткән.

Яңавыл районында 51 яшьлек хатын-кыз брокерлык компаниясенең ялган хезмәткәрләренә 400 мең сум биргән. «Табышлы проект»ка кертемнәр сылтавы белән аферистлар аны кушымтаны күчереп алырга һәм шәхси кабинеты хисабына тиздән "зур табыш" китерергә тиешле зур сумманы күчерергә күндерәләр.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас