+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
16 Августа 2025, 03:34

Гөлнара Юрина тоткарланган

Билгеле булуынча, ул Башкортстан Мәдәният министрлыгының иң зур подрядчысы саналган эшкуар.

Гөлнара Юрина тоткарланганГөлнара Юрина тоткарланган
Гөлнара Юрина тоткарланган

Ул җитәкләгән оешманың хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге торак биналарында, шулай ук бу эшкә җәлеп ителергә мөмкин булган юридик затлар офисларында 17 тентү үткәрелгән. Кәрәзле телефоннар, флеш-накопительләр, каты дисклар, ноутбуклар, компьютер техникасы, финанс һәм гамәлгә кую документациясе, кулакчалар, зиннәтле һәм кыйммәтле әйберләр тартып алганнар. Шулай ук шикләнелүчеләрнең шәхси автомобильләре тикшерелгән.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә һәм Федераль хәвефсезлек хезмәтенең республика буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2023 елда гаепләнүче, «Башкортостан» ДКЗ директоры Вилдан Яруллин белән җинаятьчел килешүдә булып, конкурс процедураларын узмыйча гына аның белән мәдәни-киңкүләм чара өчен концерт мәйданчыгын әзерләүгә 33 млн сумнан артык бәягә дәүләт контракты төзегән. Алга таба ул янәсе башкару сәнгате өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр өчен счет-фактуралар әзерләгән, алар күрсәтелгән хезмәтләрне фактта тикшермичә генә концерт залы директоры тарафыннан имзаланган һәм тулы күләмдә түләү башкарылган. Урланган акчаларны җинаятьтәшләр үзләре теләгәнчә кулланган

Суд Гөлнара Юдинага чик кую чарасын сайлаган.

Тикшерүләр дәвам итә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас