+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
25 август 2025, 16:34

Башкортстан депутаты ришвәттә тотылган

Нәрсә өчен?

Башкортстан депутаты ришвәттә тотылганБашкортстан депутаты ришвәттә тотылган
Башкортстан депутаты ришвәттә тотылган
Балакатай районара суды урындагы авыл биләмәләренең берсенең урындагы депутатына хөкем карары чыгарды. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул ришвәт бирергә омтылуда гаепле дип табылган.

Узган елның декабрендә Олы Ык тамагы авылында патрульлек иткәндә юл-патруль хезмәте инспекторлары шоферы исерек булган «Опель Астра» автомобилен туктаткан. Административ беркетмә төзегәндә ир ЮХХДИ хезмәткәренә каралган җәзадан качу өчен 30 мең сум акча тапшырган. Инспектор "бүләктән" баш тарткан һәм бу хакта полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа 200 мең сум штраф билгеләгән, законсыз төрткән акча суммасын дәүләт кеременә конфискацияләнгән.

Фото: Горобзор.ру


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас