

Туймазы районында полициягә урындагы пенсионер хатын мөрәҗәгать иткән. Аның кесә телефонына үзен курьер хезмәте хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыраткан. Посылканы китерүне рәсмиләштерү сылтавы белән ул аның банка исәбенә "керү" мөмкинлеген алган һәм 529 мең сумнан артык акчасын урлаган. Шундый ук хәл Стәрлетамакта да булган.
Тагын бер пенсионер, бу юлы Уфадан, 300 мең сумнан мәхрүм калган. Мошенниклар үзләрен интернет-провайдер хезмәткәрләре дип таныштырган һәм отышлы ташлама, килешүне озайту һәм счетларны «яклау» тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, ышанучан хатын кулындагы акчасын килгән курьерга тапшырган.
Үзеңне ничек якларга?
Таныш булмаган номерлардан шалтыратуларны игътибарсыз калдырыгыз!
Беркайчан да шикле сылтамалар буенча күчмәгез!
Билетларны һәм путевкаларны рәсми сайтларда гына сатып алыгыз!
Фото: bashinform.ru