

Башкортстанда хатынын үтерүдә шикләнелгән ирне СИЗОга озатканнар. Башкортстанның суд системасы матбугат хезмәте бу коточкыч вакыйганың нечкәлекләрен ачты.
Фаҗига 10 августта Бәләбәй шәһәрендә була. 49 яшьлек ир һәм аның 40 яшьлек сөяркәсе шәхси йортта бергә яшәгәннәр. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул хәлиткеч көнне алар алкогольле эчемлекләр кулланган, аннары низаг чыккан. Талашу барышында ир хатын-кызны буып үтергән, ә аннары аның гәүдәсен үз участогындагы базга яшергән. Мәет анда 30 августка кадәр яткан, шул вакытта ир аннан котылырга булган. Балта һәм пычак белән коралланып, ул гәүдәне тураклаган, фрагментларны капчыкларга салган, автомобильдә алып чыккан һәм Бәләбәй районы тирәсендә төрле урыннарга таратып яшергән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Үз гаебен таныган ир сак астына алынган.
Фото: zianzori.ru