+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 сентябрь 2025, 15:35

"Пруфы" редакциясенә 2 миллион штраф салынды

Алар Уфа заводларының берсе территориясенә БПЛА очуы, шартлау тавышлары һәм шуның белән бәйле рәвештә интернет эшендәге өзеклекләр турында мәгълүмат булган мәкалә бастырган булган.

"Пруфы" редакциясенә 2 миллион штраф салынды"Пруфы" редакциясенә 2 миллион штраф салынды
"Пруфы" редакциясенә 2 миллион штраф салынды
Уфаның Совет район суды "Ирекле медиа" оешмасына карата «Киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану» мәддәсе белән каралган хокук бозу өчен административ материалны карады.

Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 2025 елның гыйнварында «Ирекле медиа» оешмасы структур бүлекчәсе булган «Пруфы/Новости Уфы и Башкирии» Телеграм-каналында Уфа заводларының берсе территориясенә БПЛА очуы, шартлау тавышлары һәм шуның белән бәйле рәвештә интернет эшендәге өзеклекләр турында мәгълүмат булган мәкалә бастырылган. Шул ук вакытта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты бу хәбәрне расламады, ягъни мәгълүмат ялган булып чыкты, рәсми мәгълүматларга түгел, ә авторның үз чыганакларына гына нигезләнде.

Белгеч психолог нәтиҗә ясаганча, мондый характердагы мәгълүмат интернет кулланучыларга тискәре психологик йогынты ясый һәм аның максаты - шәһәр халкының иминлегенә кагылышлы җәмәгатьчелек фикеренә тәэсир итү, гомер өчен курку хисе формалаштыру, җәмгыятьтәге вәзгыятьне тотрыксызландыру һәм халык арасында паника тудыру.

Суд карары белән юридик берәмлек административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа дәүләт файдасына 2 млн сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Карар әлегә законлы көченә кермәгән.

Автор фотосы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас