Әбҗәлил районы суд приставлары Муракай авылында туып-үскән 1983 елгы Әлфир Б.ны эзли. Аның үсмер балаларына 700 мең сумнан артык алимент бурычы бар. Ирне Русия чикләреннән чыгу хокукын чикләгәннәр. Фаразланганча, бурычлы әти кеше Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск территориясендә качып ята, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнашкан булуы да мөмкин.
Приставлар вөҗдансыз атаны эзләүдә ярдәм сорап гражданнарга мөрәҗәгать итәләр. Аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматлары булганнарның барысын да Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур бүлегенә 8 (347) 273-56-40 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: ГУФССП России по РБ, Vk