Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина яшь юрист мәктәбен хокук белгечләренең яңа буыны өчен реаль практика дип атады.
- Яңа чынбарлыкта закон мәддәләрен белү генә җитми. Аларны тормышта куллана белергә, хәвефләрне алдан күрә белергә кирәк. Без үзебез студент-юристлар идек һәм яшь белгечкә югары уку йортында алган теориядән практикага күчү никадәр җиңел булмавын беләбез. Нәкъ менә шушы өзеклекне яшь юрист мәктәбе бетерергә тиеш. Бу проектны безнең туган Башкортстанда эшләтеп җибәрүебезгә шатмын. Бу сыйфатлы кадрлар резервын әзерләү өчен бик зур әһәмияткә ия, - дип ассызыклады Ирина Панькина.
Беренче тыңлаучыларга Башкортстан республикасының яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Русия юристлары ассоциациясе инде күп еллар яшьләр башлангычларын хуплый һәм үстерә.
- Ассоциация проектлары нәтиҗәле социаль лифтларга әверелә. Үз вакытында без иптәшләр белән бергә Русия юристлары ассоциациясе Башкортстан бүлегенең Яшь юристлар советын үстердек. Һәм бүген - кадрлар резервын формалаштыруга мондый карашның чираттагы мисалы. Ышанам, Яшь юрист мәктәбе сезнең һәрберегезнең карьерасын үстерүдә яхшы ярдәм булыр, - диде спикер.
Яшь юрист мәктәбе программасында иң кирәкле юнәлешләр буенча интенсив дәресләр, алдынгы практиклар һәм дәүләт органнары вәкилләре белән очрашулар, шулай ук эшлекле уеннар планлаштырылган.
Төп максат - төп күнекмәләрне җентекләп эшкәртеп, яшь юристлар буынын формалаштыру. Эшкә урнашу стратегиянең мөһим элементы булып тора. Практика узуда һәм алга таба чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен потенциаль эш бирүчеләрнең мәгълүматлар базасы булдырылачак. Башлангычны Башкортстанның башка шәһәрләре һәм районнарына да җәелдерү күздә тотыла.