Дәүләкән районында яшәүче берәү хокуксыз килеш машина йөрткән өчен штраф түләргә тиеш булган. Ләкин, автоинспекторга ришвәт биреп, штрафын киметмәкче булган.
Шул ук вакытта ул полиция бүлегенә исерек килеш килгән. Кисәтүгә карамастан, салмыш егет полицейскийга 5 мең сум күчергән. Бу гамәлләрне видеотеркәү җиһазы яздырып барган.
Хәзер аңа күбрәк штраф түләргә туры киләчәк. Вазыйфалы затка ришвәт биргән өчен 500 мең сумга кадәр штраф, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Фото: bashinform.ru