Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Башкортстан Тикшерү комитеты җитәкчесе Владимир Архангельскийга Уфада балигъ булмаган кызга карата хокукка каршы гамәлләр кылу факты буенча җинаять эшен тикшерү турындагы докладны тәкъдим итәргә кушты. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.
Киңкүләм мәгълүмат чараларында элегрәк хәбәр ителгәнчә, 19 яшьлек чит ил кешесе җиденче сыйныф укучысына карата сексуаль характердагы хокукка каршы гамәлләр кылган. Бу факт буенча Башкортстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Фото: "Зианчуровские зори".