-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
5 ноябрь , 16:35

Суд приставлары бәйрәм итте

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Русиядә суд приставлары институты оешуга 160 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

Суд приставлары бәйрәм итте
Суд приставлары бәйрәм итте
Чараны ил Президенты Владимир Путинның видеокотлавы ачып җибәрде.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында суд приставларының дәүләти гадел хөкем системасының аерылгысыз өлеше булуын ассызыклады.

– Бу юбилей – сезнең хезмәтегезнең лаеклы юлын бәяләргә, аның хокукый дәүләт нигезләрен ныгыту өчен кирәклеген ассызыкларга мөмкинлек бирә торган мөһим чик, - диде Радий Хәбиров. - Бүген сездән башка суд карарларын үтәүнең, законлылыкны контрольдә тотуның, гражданнарның хокукларын яклауның нәтиҗәле механизмын күз алдына да китереп булмый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елның беренче яртысында республика суд приставлары 11 миллиард сумга якын акча түләткән, шуның 1 миллиард сумнан артыгы – төбәк бюджетына. Миграция законнарын бозган 260 чит ил кешесе һәм гражданлыгы булмаганнар илдән чыгарылган.

- Республиканың суд приставлары күп юнәлешләр буенча шактый күләмдә эш башкара – хокук куллану һәм түләтү чараларын гамәлгә ашыру, суд карарларын үтәүнең котылгысызлыгын тәэмин итү, коррупциягә каршы көрәш, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. – Быел җинаятьләрдән килгән зыянны, хезмәт хакы буенча бурычларны, алимент түләүләрен тиешле дәрәҗәдә түләтү тәэмин ителде.

Башкортстан Башлыгы хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас