

Бәйрәм тарихы Русиянең үткәненә барып тоташа. 1715 елда Петр I җәмәгать тәртибен саклау максатында полиция хезмәтен төзи. Грекчадан тәрҗемә иткәндә, “полиция” сүзе “дәүләт белән идарә итү” дигәнне аңлата. 1917 елгы революциядән соң 10 ноябрьдә милиция төзелә, аңа да шушы ук бурычлар йөкләнә. Президент указы белән 2011 елда “полиция” дигән атама кабат кайтарылды һәм бу бәйрәм “Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне” дип атала башлады.
Күп еллар инде Башкортстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гына түгел, тулаем Русия буенча да иң түбәннәрнең берсе булып кала. Әйтик, былтыр җинаятьчел активлык 1,7 процентка кимегән. Кеше үтерүләр, сәламәтлеккә авыр зыян салу фактлары, талаулар һәм урлаулар саны, урам, көнкүреш җинаятьләре азрак теркәлгән. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында күрсәткечләр буенча без алтынчы урында, ә Русиядә иң яхшы утыз төбәк арасында.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының быелгы эшчәнлеге күрсәткечләренә күчик. Агымдагы елның 9 аенда эчке эшләр органнарына хокукка каршы гамәлләр турында 672089 гариза, хәбәр һәм башка мәгълүмат кергән. Каралган 28195 хәбәр буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителгән. 146926 очракта җинаять эше кузгатудан баш тартылган, шул исәптән вакыйга яисә җинаять составы булмау сәбәпле.
Бүген полиция хезмәткәрләре яңа технологияләр ярдәмендә әле 20 ел элек ачылмый торган дип саналган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ача. Быел узган елларда кылынган 690 җинаять ачылган, шул исәптән 167се ─ авыр төренә караучы.
Шушы чорда эчке эшләр органнары тарафыннан 1969 ─ икътисади юнәлешле җинаятьләр, 266 ришвәтчелек факты теркәлгән. Икътисади җинаятьләр кылган өчен 634 кеше (+26,5 процент) җинаять җаваплылыгына тарттырылган, шул исәптән 423 (+41 процент) авыр һәм аеруча авыр гамәлләр өчен.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре соңгы еллар бәласе ─ мәгълүмати технологияләр кулланып кылынган җинаятьләргә каршы торуга зур игътибар бирә. Узган елда Башкортстанда яшәүче 17 меңгә якын кеше кибермошенникларга, гомумән алганда, 4 миллиард сум күчергән. Эчке эшләр органнары финанс оешмалары һәм кәрәзле элемтә операторлары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Төбәк Эчке эшләр министрлыгы структурасында киберҗинаятьләр белән көрәш буенча идарә булдырылган.
Зыян күрүчеләрнең шактый өлешен даими керем чыганагы булган хезмәткә сәләтле яшьтәге гражданнар тәшкил итү сәбәпле, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре коллективлар белән очрашулар уздыру өчен учреждениеләргә, ведомстволарга, сәнәгать предприятиеләренә чыга, аларда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә урлауларны кисәтү формалары аңлатыла. Шундый ук эш республиканың территориаль эчке эшләр бүлекләре тарафыннан да башкарыла. Банкоматлар урнашкан урыннарда кизү торган полиция хезмәткәрләре халыкны уйланылмаган адымнан 112 тапкыр коткарган.
Министрлык халыкның мошенниклыктан яклану дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән мәгълүмати-пропаганда чаралары үткәрә, шул исәптән гражданнарга аларның дистанцион ысул белән башкарылучы яңа формалары турында мәгълүмат бирү юлы белән. Мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган хокукка каршы гамәлләр авыр һәм аеруча авыр составлар күләменә сизелерлек йогынты ясый. IT-җинаятьләр саны 9 айда 7460ка җиткән.
Полициянең эшчәнлек юнәлешләре күп, әмма иң өстенлеклесе — урамнарда, үз йортларында кешеләр үзләрен хәвефсез хис итсен өчен җәмәгать тәртибен саклау. Әлеге чорда полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 3137 җинаять ачылган, бу ачыкланган җинаятьләрнең гомум санының 19,5 процентын тәшкил итә. Торак секторда уздырылучы профилактик эш гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә кылынган авыр җинаятьләр, шул исәптән үтерүләр санын киметүгә китергән. Хисап чорында исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны кимү тенденциясе саклана. Элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны азайган.
Ә менә наркотиклар, психотроп һәм көчле тәэсир итүче матдәләр, шулай ук аларның прекурсорлары законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр саны арту күзәтелә. Хокук саклау органнары тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 3901 (+14,4 процент) җинаять туктатылган, шул исәптән 3435 (+22,6 процент) – авыр һәм аеруча авыр составларда, 1256 – эре, шулай ук 60 ─ аеруча зур күләмдә. Наркотиклар сатуга бәйле 3123 җинаять ачыкланган, шуларның 944е буенча җинаять эшләре судка җибәрелгән. Җинаять эшләре кузгатылган вакытта эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 97,8 килограмм наркотик матдә алынган.
Проблемалар арасында ─ республика полициясендә кадрлар кытлыгы. Хезмәткәр хәзер, биш ел элеккегә караганда, күбрәк һәм нәтиҗәлерәк эшли. Әмма биш ел эшләгән офицер уртача 50 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Эчке эшләр министрлыгы системасына яңа хезмәткәрләр килүен бик көтәләр. Зур плюслардан ─ монда шактый яхшы социаль пакет бар. Мәсәлән, былтыр 117 фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Фатирлар буенча чиратны япканнар. Соңгы ике елда хезмәткәрләргә торак сатып алу яисә төзү өчен 600 миллион сумнан артык акча түләнгән.
Полициядә хезмәт итү нәтиҗәле эш, көч һәм җаваплылык таләп итә. Полиция хезмәткәре үз гомерен куркыныч астына куя һәм хәтта башкаларны коткару бәрабәренә аны корбан итә ала. Шуңа да бу хезмәт һәрвакыт хәвефле дә, мактаулы да, хөрмәтле дә булды.