-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
11 ноябрь , 10:05

Чын ир-егетне авырлыклар чыныктыра гына

Алмаз ул көнне дә эштән гадәттәгедән соңрак кайтты...

Чын ир-егетне авырлыклар чыныктыра гына
Чын ир-егетне авырлыклар чыныктыра гына

Соңгы вакытта мошенниклар тәмам шашынды. Хәзер аларга кешене хәтта берничә миллион сумга төп башына утырту да берни тормый. Күптән түгел телевидениедән быелның 9 аенда Башкортстанда яшәүчеләрнең мошенникларга 2,5 миллиард сум акча күчерүе хакында хәбәр иттеләр. Мин, мәсәлән, бу кадәр сумманы күз алдына да китерә алмыйм. Шунысы кызганыч: электән мошенниклар тозагына, нигездә, өлкән яшьтәгеләр эләксә, хәзер күбрәк яшьләр алдана. Алар шәхси акчаларын алдарларга үз куллары белән биреп җибәрә дә, соңыннан полиция хезмәткәрләреннән эзләтә.

Яңавыл районы полициясенә мошенниклык схемасы нәтиҗәсендә алданган бер ир-егеттән гариза керә. Алдарлар, законсыз рәвештә аның шәхси документларын файдаланып, бу кеше исеменә берничә кредит алган.

Зыян күрүченең сөйләве буенча, бу хакта ул банктан хәбәр алганнан соң гына белә. Тикшерү барышында билгесез затның ир-егетнең шәхси күрсәткечләрен файдаланып, Т-банктан 118 мең сумлык кредит карточкасы һәм 406 мең сумлык кулланучы заемы алып, ир-егетне барлыгы 524 мең сумга “утыртканы” ачыклана.
Бу вакыйга нигезендә җинаять эше кузгатылды. Әлеге вакытта тикшерү бара. Җинаятьчеләр ачыкланачак. Полиция майоры Алмаз Шәйхлисламовның моңа иманы камил. Чөнки, кагыйдә буларак, ачыкланмыйча калган җинаять яңаларына этәргеч була.

Алмаз 1983 елның 9 октябрендә Яңавыл поселогында Денария һәм Феликс Шәйхлисламовлар гаиләсендә икенче бала булып туган. Әнисе Денария — “Водоканал” идарәсендә кадрлар буенча инспектор, ә әтисе Феликс шунда ук автомеханик булып эшләгән. Кызлары Гөлназ гаиләдә иң өлкән бала булып, энесеннән өч яшькә өлкәнрәк.
1999 елда шәһәрдәге 4нче урта мәктәпнең 9нчы сыйныфын уңышлы тәмамлаганнан соң, Алмаз Удмурт Республикасының Сарапул шәһәрендәге сәнәгать-икътисад техникумына укырга керә. Уку йортын 2003 елда тәмамлап, егет “техник-автомеханик” белгечлеге алып чыга. Аннары Совет Армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла. Ул Ырынбур югары десант-ракета училищесында отделение командиры булып хезмәт итә.

Армиядән соң Алмаз Нефтекама автозаводына слесарь-инструментчы булып урнаша. Ләкин аңа биредә озак эшләргә насыйп булмаган икән. Бер елдан егетне Чиләбе өлкәсенең Миәс шәһәрендәге Урал автомобиль заводына эшкә күчерәләр. Бу 2006 ел була. Ләкин Алмазның күңеле Миәс шәһәрен кабул итми, шуңа ул, сагынуына түзә алмыйча, кире Яңавылга кайта.

Нәкъ шул вакытта Алмазны районның эчке эшләр бүлегенә эшкә чакыралар.

— Әйдә, эшләп кара. Син яшь бит әле. Ошамаса, башка урынга күчәрсең, — дип, дуслары да дәртләндереп җибәрә.
Кече лейтенант званиесе биреп, Алмаз Феликс улын милициянең участок уполномоченные, халык теле белән әйткәндә, “учасковый” вазыйфасына тәгаенлиләр. Яңавыл шәһәренең төньяк өлешенә “хуҗа” итеп билгелиләр.

Алмаз өч ел эшләп, үз участогында шактый гына тәртип урнаштырып өлгергән иде инде. Иң мөһиме — ул халык белән уртак тел табып эшләде. Ә бит, уйлап карасаң, Яңавылның төньяк өлеше бик тынычлардан түгел, чөнки аннан тимер юл уза. Ә тимер юл буе элек-электән җинаятьчелекнең, төрле тәртип бозуларның “чәчәк аткан урыны” булып исәпләнгән.
Узган гасырның ахыры һәм яңа гасырның башы илебез халкы өчен бик күп үзгәрешләр чоры булды. Алар тормышның барлык тармакларына да кагылды. 1997 елда Суд приставларының федераль хезмәте оештырылды. Тик, ни сәбәпледер, бу структура кадрлар җитмәү белән интекте.

Шулай итеп, Алмазны Суд приставлары федераль хезмәтенең Яңавыл районы буенча идарәсенә эшкә чакырдылар. Әлбәттә, бу тәкъдимгә ризалашмаса да, Алмазга беркем дә берни дә әйтмәс иде. Ләкин ул ризалашты. Тәкъдим итәләр икән, димәк, ышаналар, дип уйлады ул.

Алмаз Шәйхлисламов Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтендә оперуполномоченный булып та эшләргә өлгерде. Шундый булдыклы егетләрнең үз-үзен аямыйча эшләве нәтиҗәсендә безнең яклар наркотиклар сазлыгына батудан йолып алынды. Югыйсә, республикабызның төньяк-көнбатыш өлеше, аеруча Яңавыл шәһәре, мондый “эшчәнлек” өчен бик уңайлы урында урнашкан бит. Янәшәдә генә Нефтекама шәһәре, елга аша гына, дигәндәй, Удмуртия, Татарстан... Пермь һәм Свердловск өлкәләре дә ерак түгел.

2021 елда Алмаз Феликс улын җинаятьләрне эзләү бүлегенә өлкән оперуполномоченный итеп эшкә күчерделәр. Хәзер ул майор званиесендә. Шушы еллар эчендә ул читтән торып Казан шәһәрендәге Социаль-гуманитар белем институтын “юриспруденция” белгечлеге буенча тәмамлады. Күкрәгендә “Хезмәттәге аеруча югары күрсәткечләре өчен” билгесе балкыды. Төрле югары органнардан бирелгән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары исә дистәдән артык.

Ә иң мөһиме — Алмаз белән Айгөл күркәм гаилә кордылар. Айгөл Фәдис кызы да районның эчке эшләр бүлегендә эшли. Бүген ике ул үстерәләр: Реналь быел беренче сыйныфка укырга керде, әти-әнисен “бишле” билгеләре белән сөендерә, Әмир исә балалар бакчасына йөри.

Рим ӘХМӘТОВ.
Яңавыл районы.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас