-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
11 ноябрь , 09:45

Диверсантлар тотылды

Араларында - республика уку йортларында белем алучы студентлар. Аларга 15 елга кадәр төрмә яный...

Диверсантлар тотылды
Диверсантлар тотылды
Махсус хезмәтләр Салават һәм Ишембай районындагы кәрәзле элемтә объектларында диверсияләр сериясен булдырмый калды. Вышкаларга ут төртүне һәм оптик җепселле кабельләрне зарарлауны планлаштырган сигез кеше тоткарланган.

Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төркем оештыручысы Telegram аша заказ бирүче белән аралашкан, анда акчалата бүләкләү өчен задание алган. Аңа максатларның төгәл координатлары һәм зарарланулар турында видеоотчетлар төшерү таләбе бирелгән.

Заданиеләрне үтәүгә ул әшнәсен чакырган, анысы җинаятьчел эшчәнлеккә тагын алты танышын җәлеп иткән. Төркемнең барлык катнашучылары диверсия ясау омтылышы вакытында тоткарланды. Җинаять эше кузгатылган. Тоткарланганнарга 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас