Ул ГАИ хезмәткәрләренә ришвәт бирергә маташканда тотылган.
Гүзәл зат инспекторларга исерек килеш хокуксыз йөргән өчен җаваплылыктан качу максатында башта - 50 мең, ә аннары 150 мең сум тәкъдим иткән.
Инцидент августта булган, ул вакытта хатын машина йөртү таныклыксыз һәм исерек хәлдә "Лада-211230" автомобиле белән идарә иткән. Транспорт чарасын инспекторлар туктатканнан соң, ул мәсьәләне акчалата хәл итәргә тырыша.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тәкъдим ителгән суммадан баш тарткан һәм ришвәтне үз җитәкчелегенә тапшыру омтылышы турында хәбәр иткән. Хөкем ителүче суд тикшерүе барышында үз гаебен тулысынча таныган.
Учалы район суды хатын-кызга шундый ук сынау срогы белән 1,5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.