Республика җитәкчесе аралашу вакытында участковыйлардан хезмәтнең ничек баруы, халыкның аларга нинди сораулар һәм проблемалар белән мөрәҗәгать итүе белән кызыксынды.
Участок инспекторлары сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе гаилә-көнкүреш конфликтлары белән бәйле.
Ульянаның "Башкир" позывнойлы ире әле махсус хәрби операция зонасында сугыша, аларның кечкенә кызы бар.
"Мин участок инспекторы булып ике ел эшлим, социаль-технологик колледжны тәмамладым. Ирем дә шушы вазыйфада эшләде. Эшем катлаулы булса да, бик ошый, участковый булып эшкә китүемә үкенмим", – дип билгеләде Ульяна Хәйретдинова.
Полиция майоры Динар Хәйбрахманов, үз чиратында, 15 елдан артык инспектор булып эшләвен әйтте.
Республика Башлыгы полиция хезмәткәрләренә авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде, ә Ульянадан иренә сәлам әйтүен сорады.
"Участковыйлар – безнең төп көрәштәшләр. Мине һәрвакыт нәкъ менә иҗтимагый хәвефсезлек борчый. Аңлашыла, гомум җинаятьчелек, вазыйфалы җинаятьләр торышы да борчый, әмма иҗтимагый хәвефсезлек – ул нәкъ менә кешеләрнең тормышын уңайлы, хәвефсез итә торган әйбер. Участковыйларның эше бик авыр, кызганычка каршы, Уфа халкының даими үсүен исәпкә алып, алар җитешми", – диде Радий Хәбиров,
Ульяна Хәйретдинова республика Башлыгының килүе алар өчен көтелмәгән күңелле хәл булды, дип белдерде.