Тикшерү материаллары буенча, Игорь Тальковны үтерү эше кысаларында экспертизага әлеге револьвердан атылган өч пуля тапшырылган. Җырчының мәетеннән бер пуля алынган.
Искәртеп узабыз, суд Игорь Тальковның элекке директоры Валерий Шляфманны читтән торып 13 елга гомум режимлы колониягә хөкем итте. Аңа РСФСР Җинаять кодексының 102нче мәддәсенең "д" пункты (күп кеше тормышы өчен куркыныч ысул белән кылынган алдан уйлап үтерү) буенча гаеп тагылды.
Суд утырышында ачыкланганча, 1991 елның 6 октябрендә Санкт-Петербургтагы "Юбилейный" спорт сараенда Валерий Шляфман җырчы Азизаның директоры Игорь Малаховка карата шәхси дошманлык хисе кичергән. Концертта чыгыш ясау чираты аркасында килеп чыккан конфликт барышында ул Малаховны атып үтерергә омтылган. Әмма ату мизгелендә Малахов читкә тайпыла алган, ә конфликтта катнашкан җырчы Игорь Тальков үлемечле яраланган. Әлеге факт экспертлар тарафыннан да расланган.
Прокуратура мәгълүматлары буенча, баллистик экспертиза, ату Малаховның револьверыннан якынча 40-50 сантиметр арадан ясалган, дигән нәтиҗә ясалган. Шляфманның киемендә һәм Тальковның күлмәгендә кургаш эзләре табылган. Шаһитлар күрсәтмәләрен һәм экспертиза нәтиҗәләрен чагыштыру нәтиҗәсендә ачыкланганча, Шляфман, Малаховның кулыннан коралны тартып алып, аңа атарга теләгән, әмма пуля җырчыга эләккән.
Валерий Шляфман 1992 елда Израилгә кача, ә 2022 елның гыйнварында Русиядә аны кулга алу турында карар чыгарыла.
Русия Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, 1991-92 елларда әлеге эш буенча экспертиза үткәргән белгечләрдән сорау алу барышында билгеле булганча, аларның берсендә Шляфманның канга буялган киеме өлеше булган һәм бу үтерүдә гаепле кешене ачыкларга ярдәм иткән.
Фото: "РИА Новости"