-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
21 ноябрь 2025, 10:45

Марзаевны 13 елга утырттылар

Элекке вице-премьер Алан Марзаевны суд коррупция эше буенча гаепле дип таныды һәм 13 елга хөкем итте. Ул шулай ук званиеләреннән мәхрүм ителде. Суд аңа 561 миллион сум штраф билгеләде. Тагы да...

Марзаевны 13 елга утырттылар
Марзаевны 13 елга утырттылар
Тагы да ул 12 ел дәүләт хезмәтендә эшләмәскә тиеш. Марзаев Башкортстанның атказанган төзүчесе һәм атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемнәреннән мәхрүм ителде.

Тикшерү ачыклавынча, Алан Марзаев "Дортрансстрой" компаниясе контрактларыннан 10 процент "откат" таләп иткән.

Тикшерү материалларына ярашлы, арадашчысы - мәрхүм булган транспорт министры Александр Клебанов аша ул ярдәм өчен 37 миллион сум алган.

Бу хөкем карары соңгы елларда коррупционерларга чыгарылганнары арасында иң катгые, ди экспертлар.

Алан Марзаев гаебен танымаган. Соңгы сүзендә ул: “Мин рәсми рәвештә игълан итәм: сез минем исемемне, минем әтием исемен, минем балаларымны пычракка батырдыгыз – мин исемемне аклаячакмын һәм үз гомеремне моны эшләүчеләрне утыртырга багышлаячакмын”, - диде.

 Фото: "пресс-служба прокуратуры РБ"

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас