-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
3 декабрь , 10:50

Йортсыз да, машинасыз да калырмы?

Башкортстанда балалар бакчасы мөдире 3 миллион сумнан артык ришвәт алган.

Йортсыз да, машинасыз да калырмы?
Йортсыз да, машинасыз да калырмы?
Башкортстанда Балакатай районындагы бер балалар бакчасы мөдиренә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләделәр. Ул зур күләмдә ришвәт алуның 14 эпизодында гаепләнә.
Тикшерү ачыклаганча, мөдир берничә ел дәвамында үз кул астындагы хезмәткәрләрдән курчалап тору һәм хезмәт буенча юл ачу өчен, шулай ук стимуллаштыручы түләүләрне һәм башка матди бүләкләүләрне исәпләү һәм алга таба саклап калу турында карарлар кабул иткән өчен законсыз акчалата бүләкләү алган.
Акчалар картага да күчерелгән, акчалата да бирелгән. Барлыгы гаепләнүче 3,1 миллион сумнан артык акча алган, дип хәбәр итәләр Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Хөкем карарының үтәлешен тәэмин итү максатларында аның күчемсез милкенә һәм автомобиленә арест салынган.
Расланган гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән. Ришвәт бирүчеләрнең гамәлләренә дә хокукый бәя бирелгән.

Фото: bashinform.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас