Республика җитәкчесе чарада катнашучыларны Русия юристлары ассоциациясенең 20 еллыгы белән котлады һәм юридик җәмгыятьтә буыннар күчәкилүчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады.
- Мин юридик факультетта укыганда бездә фронтовиклар укыта иде. Алар инде безнең арада юк, әмма алардан алган белемнәрне һәм әхлакый чыныгуны без гомер буе саклыйбыз. Хәзер без үзебез дә яшьләр өчен остаз, - диде Радий Хәбиров. - Барлык юристларга уңышлар, һөнәрләренә һәм хокук постулатларына тугрылык телим.
Утырышта Ассоциация эшчәнлегенең төп юнәлешләре, закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре һәм төбәк дәрәҗәсендә хокук өстенлеген тәэмин итүнең гамәли аспектлары турында фикер алыштылар.
Чара азагында Радий Хәбиров хезмәт алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: glavarb.ru