─ Документ хәвеф янаучы этләр белән эш итү буенча хокук мөнәсәбәтләрен җайга салырга тиеш, ─– дип хәбәр итте Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. –─ Без потенциаль куркыныч этләрне Русия Гражданнар кодексы белән билгеләнгән югары хәвеф чыганаклары исемлегенә кертергә тәкъдим итәбез. Бу, беренче чиратта, хайваннарның кешеләргә һөҗүме турындагы эшләр буенча гражданлык-хокукый бәхәсләрне хәл итү өчен мөһим.
Бүген судлар мондый хокук бозуларны төрлечә квалификацияли, шуның нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә матди һәм әхлакый зыянны каплау турындагы суд карарлары шактый аерылырга мөмкин.
─Этләр тешләү ─– киңкүләм проблема. Ел саен ил буенча “Роспотребнадзор” 200 меңнән артык шундый фактны терки. Потенциаль куркыныч этләрнең хуҗаларына килгәндә исә, штрафлар һәм компенсация аларны хайваннарны карау, өйрәтү һәм йөртүгә җаваплырак карарга мәҗбүр итәчәк.