Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 40 яшьлек хатында порошок салынган ике пакет тапканнар, ә соңрак аның фатирын тентү вакытында тагын берсе табылган.
Матдәләрнең гомум авырлыгы өч грамм чамасы тәшкил итә. Экспертиза аның синтетик наркотик булуын ачыклаган. Хәзер шикләнелүче сак астында, аңа Русия Җинаять кодексының 228нче мәддәсе буенча җәза яный.
Фото: башинформ