-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
25 декабрь , 08:30

Түрә хатын төрмәгә озатылды

Уфаның Октябрь районы суды Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Инна Иксановага карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Түрә хатын төрмәгә озатылды
Түрә хатын төрмәгә озатылды
Ул биш елга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәзаны үтәү аның баласы 14 яшькә җиткәнче кичектерелә, дип хәбәр итә Башкортстан Прокуратурасы.

Исегезгә төшерәбез: дәүләт контрактлары кысаларында дүрт дәваханәгә 10 контрафакт УЗИ-аппараты китерү турында хәбәрдар Инна Иксанова 2022 елның декабрендә аларны кабул итәргә күрсәтмә биргән. Тикшерү, аның гамәлләре Башкортстан бюджетына «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында бүленгән 57 млн сумнан артык күләмдә зыян китерде, дип саный.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас