Юл хәрәкәте иминлеге һәркемнең тормышында мөһим урын алып тора. Без юлга чыкканда һәрвакыт кемдер безнең хәвефсезлек өчен җавап бирә, фаҗигаләрне булдырмаска тырыша. Алар – юл-патруль хезмәте инспекторлары. Көннең нинди булуына, һава торышына, бәйрәмгә яисә ял көннәренә карамастан, алар юлда, халык иминлеге сагында тора. Илеш районы буенча Эчке эшләр бүлегенең ЮХХДИ бүлегендә хезмәт итүче лейтенантлар Денис Даутов һәм Галим Шәмсиев – нәкъ шундый хезмәткәрләр.
Денис Даутов – үз эшенә чын күңелдән бирелгән хезмәткәр. Ул үз һөнәрен яшьтән үк сайлаган.
– Мин кечкенәдән үк юл хәрәкәте инспекторы булырга теләдем, – ди ул. – Машиналар, юллар, форма, хезмәт – барысы да кызыксындыра иде. Әмма тормыш башта башка юлдан алып китте: Мәскәү финанс-сәнәгать университетында, “Синергия” югары уку йортында белем алдым. Шулай да күңелдәге хыял үзенекен итте. 2019 елның 15 мартында Илеш районы буенча Эчке эшләр бүлегенә эшкә кердем.
Хезмәт елларында Денис Фәндәвис улы зур тәҗрибә туплаган. Ул бүген инде үз эшенең нечкәлекләрен яхшы аңлый, һәр очракта кешеләр белән уртак тел табарга омтыла.
– Безнең эш штраф салу өчен түгел, ә профилактика максатында алып барыла. Юлларда һәлакәтләрне булдырмау, халыкка аңлату, сөйләшү – төп бурычыбыз. Кайвакыт кешеләр безне тик җәза бирүче дип уйлый, әмма безнең максат бөтенләй башка – юлчыларның иминлеге, – ди инспектор.
Лейтенант Галим Шәмсиев исә ЮХХДИ сафларына 2022 елның 22 апрелендә кушылган. Аның фикеренчә, бу хезмәт сабырлык, кыюлык һәм көчле рух таләп итә.
– ДПС хезмәте җиңел түгел. Физик яктан да, психологик яктан да киеренке. Көн саен төрле кешеләр белән очрашабыз, төрле холык, төрле хәлләр. Кемдер рәхмәт әйтә, кемдер ризасызлык белдерә. Әмма безнең максат бер – тәртип саклау, – ди ул.
Инспекторларның эш көне иртәнге инструктаждан башлана. Алар оператив мәгълүмат ала, бүгенге көнгә нинди бурычлар торганын ачыклый һәм юлларга чыга.
– Кайвакыт гадәти документ тикшерү дә җинаятьне ачыкларга ярдәм итә, – ди Денис Даутов. – Бервакыт патруль вакытында туктатылган гражданның документларын тикшергәндә аның федераль эзләүдә булуы ачыкланды. Ул 111нче мәддә – “үлемечле тән җәрәхәте ясау” эше буенча хөкемгә тарттырылган иде. Мондый очраклар безнең эшнең әһәмиятен тагын да арттыра.
ДПС хезмәткәрләре район халкының юл йөрү мәдәниятен югары бәяли.
– Безнең районда кешеләр, нигездә, юл кагыйдәләрен үтәргә тырыша. Без һәрвакыт кисәтүләр ясыйбыз, аңлату эшләре алып барабыз, – ди Галим Гафиятулла улы.
Инспекторлар фикеренчә, юлларда иминлек – кагыйдәләрне үтәү генә түгел, ә кешеләр арасындагы хөрмәт һәм мәдәният мәсьәләсе дә.
– Водитель дә, җәяүле дә бер-берсенә ихтирам белән карарга тиеш. Һәркемнең өйдә көтүче гаиләсе бар, шуны онытмаска кирәк. Шуңа күрә безнең төп киңәш – сак булу, кагыйдәләрне үтәү, – ди алар.
– Чын инспектор нинди булырга тиеш? – дигән сорауга икесе дә шулай җавап бирде.
– Чын хезмәткәр намуслы булырга, үз эшен яратырга, Ватанга һәм халкына тугрылык сакларга тиеш. Без халыкка хезмәт итәбез, һәм бу – зур горурлык, – ди инспекторлар. – Юлларда хезмәт итү – гадәти эш кенә түгел, ул – кешеләр язмышы өчен җаваплылык. Һәр секунд, һәр карар кемнеңдер гомерен саклап кала ала.
Инспекторлар үзләренең хезмәттәшләренә тыныч хезмәт, сәламәтлек, гаилә иминлеге, ә район халкына – хәвефсез юллар тели.