Элегрәк Совет район суды карары белән бер иргә 1 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, 3 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән булган.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, май аенда машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм исерек килеш йөрткән өчен хөкем ителгән ир-ат «Ниссан Террано» маркалы автомобиль руле артына утырган, ул аның танышының әнисенеке булган. Уфада 8 Март урамыннан барганда машина йөртүчене Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктаткан, тикшерү аның наркотик парлары астында булуын күрсәткән.
Артык йомшак җәза белән килешмичә, дәүләт гаепләүчесе суд актына шикаять белдерде. Апелляция инстанциясе суды прокурор фикере белән килеште һәм хөкем ителүчене 2 елга колония-поселениегә җибәрде, 5 ел транспорт чаралары белән идарә итүне тыйды.
Фото: башинформ