Ачыкланганча, 22 яшьлек ир-егет Русия территориясендә миграция законнарын бозып яшәгән. Аңа карата административ беркетмә төзелде.
Аның 20 яшьлек танышы мәсьәләне урында хәл итәргә тырышып караган һәм полицейскийларга 5 мең сум биргән. Хезмәткәрләр, ришвәттән баш тартып, шундук тикшерү-оператив төркем чакырткан.
"Сатып алу" омтылышы факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук бозучыга административ гына түгел, җинаять маддәсе буенча да җаваплылык яный.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: башинформ.рф