-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
22 гыйнвар , 08:20

Элекке ректорга күпме бирделәр?

Мәгарифне үстерү институтының элекке җитәкчесе Азат Янгиров хөкем ителде.

Элекке ректорга күпме бирделәр?
Элекке ректорга күпме бирделәр?

Аны 5 елга гомуми режимлы колониягә  озаттылар.


Утырыш Уфаның Киров район судында узды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - элекке ректор Азат Янгиров. Аны кул астындагылардан 1,5 миллион сум ришвәт алуда гаеплиләр.

Ачыкланганча, 2020 елдан 2023 елга кадәр өч ел дәвамында хөкем ителүче даими рәвештә институтның җиде хезмәткәреннән акча җыйган. Алмашка ул химаячелек һәм хезмәт буенча юл куючанлык, премияләр белән бүләкләү вәгъдә иткән. Законсыз акчалата бүләкләүләр суммасы һәркайсыннан 15 меңнән 33 мең сумга кадәр булган. Өч ел эчендә шул рәвешле 1 млн 500 мең сумнан артык акча җыелган.

Экс-ректор үзе гаебен кире какты. Суд аны, 2 елга дәүләт мәгариф оешмаларында һәм учреждениеләрендә җитәкче вазыйфаларын биләү хокукыннан мәхрүм итеп, 5 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Фото: "стоп-кадр видео / объединенная пресс-служба судов РБ"

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас