-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
26 гыйнвар , 09:20

Ат көтүен бәрдергәннәр

Бер районда ике тәүлектә атлар һәм эре мал катнашлыгында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Ат көтүен бәрдергәннәр
Ат көтүен бәрдергәннәр

Әбҗәлил районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, авария нәтиҗәсендә хайваннар һәлак булган, ә автомобильләр җитди зыян күргән.

Озерный авылы – совхозның Самара бүлекчәсе арасындагы автомобиль юлында атлар катнашлыгында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр трассаның бер үк участогында хайваннарны бәрдергән.  

Казмаш авылы янында иртүк тагын бер юл фаҗигасе булган. «Лада Веста» автомобиле йөртүчесе мөгезле эре терлекне бәрдергән.

«Терлекләрне көтү һәм асрау кагыйдәләрен үтәгез! Тәүлекнең караңгы вакытында һичшиксез хайваннарга яктылык кайтаручы элементлар тагыгыз һәм аларны киртәләрдә тотыгыз», — дип мөрәҗәгать иттеләр район хакимиятендә хайваннар хуҗаларына.

Фото: "администрация Абзелиловского района / Айрат Аминев"

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас