-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
26 гыйнвар , 08:15

Яугир анасының миллионнарын алдап алганнар

Салават шәһәрендә мошенниклар пенсионер хатынны 7 миллион 400 мең сумга алдаган. Алдау корбаны - хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган яугирнең әнисе.

Полиция бүлегендә аеруча зур күләмдә караклык турында җинаять эше кузгатылган.  

Мөрәҗәгать итүче башта улы хезмәт иткән хәрби часть юристы белән түләүләргә документлар рәсмиләштерүен сөйләгән. Якынча өч атнадан соң аңа янәсе хәрби ведомство хезмәткәреннән шалтырату килә. Билгесез кеше хәбәр иткәнчә, аның улын үлгәннән соң Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгәннәр. Аферист аңлатканча, бер тапкыр түләү белән ул үзе шөгыльләнергә мөмкин, моның өчен аңа ананың паспорт номеры кирәк. Ханым, бер нәрсәдән шикләнмичә, мәгълүматларны хәбәр иткән.

Аннары аңа янәсе «банкның хәвефсезлек хезмәткәрләре», «Мәскәү шәһәре буенча аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче», «Үзәк Банк департаменты белгече»ннән шалтыратулар килә башлаган. Җинаятьчеләр аның исеменнән кредит рәсмиләштерергә тырышуларын хәбәр иткән, ул улына акчалата түләүләр алганмы икәнлеген ачыклаган һәм мошенниклык гамәлләрен булдырмас өчен исәпләрне ябарга һәм акчаларны «Үзәк банк» ячейкасына җибәрергә күндергән, ә барлык акчалар килгәч, «Үзәк Банк» янәсе яңа төп счетны активлаштырачак.

Кыскасы, схемалар таныш, мошенниклар да шул бер үктер инде ул, корбаннар гына төрле. Зыян күрүче, алдарларга ышанып, аларның күрсәтмәләре буенча эш иткән һәм 7 миллион 400 меңнән артык акчасыннан колак каккан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ханым мошенниклар турында хәрби часть юристы тарафыннан да, банк хезмәткәрләре тарафыннан да күп тапкырлар кисәтелгән булган.

Полиция шул хакта кисәтә: мошенниклар корбаны булмас өчен, акча турында сүз чыкса, кичекмәстән сөйләшүне туктатыгыз. Сезгә кушылган номерлар буенча шалтыратмагыз. Беркайчан да һәм беркемгә дә СМС кодларын, банк карталары мәгълүматларын, аккаунтлардан парольләрне тапшырмагыз. Сылтамалар буенча күчмәгез һәм тикшерелмәгән чыганаклардан кушымталарны йөкләмәгез. Исегездә тотыгыз: мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин, бернинди "хәвефсез" яки "махсус" счетлар юк!

Фото: башинформ.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас