-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
1 февраль , 11:40

Билгеле мәдәният хезмәткәрләре тоткарланган

Уфада Башкортстан Республикасының дәүләт академия симфоник оркестры директоры Артур Нәзиуллин һәм Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе директоры Алмаз Сәетов тоткарланганнар.

Билгеле мәдәният хезмәткәрләре тоткарланган
Билгеле мәдәният хезмәткәрләре тоткарланган
Аларны республика күләмендә чаралар үткәргән вакытта «дәүләт акчасын үзләштерү яки аларны максатсыз туздыру» мәддәсе буенча гаеплиләр. Сүз икесенә 15 миллион сум турында бара.

Әлеге хәлләр дә Башкортстан башкаласында мәдәни программалар дирекциясе җитәкчесе Гөлнара Юринага барып тоташа. Аның һәм "Башкортостан" дәүләт концертлар залы директоры, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллинның кулга алынуы турында хәбәр иткән идек. Әлеге вакытта алар икесе дә өй арестында.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас