-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
7 февраль , 20:40

Һөҗүм итүче - мәктәп укучысы

Бүген Уфада БДМУ тулай торагында булган фаҗигале хәлне төбәк властьлары контрольгә алды.

Һөҗүм итүче - мәктәп укучысы
Һөҗүм итүче - мәктәп укучысы
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьерлары Урал Килсенбаев һәм Ирек Сәгыйтов, Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, БДМУ ректоры Валентин Павлов һәлакәт урынына ашыгыч хезмәтләр сигналыннан соң ук килеп җиткән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча вәзгыять даими төбәк властьлары контролендә булды.

Урал Килсенбаев медуниверситет тулай торагындагы фаҗигагә гаепле Уфаның Калинин районы мәктәпләренең берсендә укучы 15 яшьлек үсмер булуын хәбәр итте. Һөҗүм сәбәпләрен хәзер тикшерүчеләр ачыклый. Барлык зыян күрүчеләр дә дәвалау учреждениеләрендә, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. Беркемнең дә гомеренә куркыныч янамый, дип ассызыклады беренче вице-премьер.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас