+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
12 февраль , 16:25

"Нәтиҗәле хезмәттәшлегегез өчен рәхмәт!"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча республика Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Төбәк җитәкчесе үз чыгышында ведомствоның дәүләт власте органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

"Нәтиҗәле хезмәттәшлегегез өчен рәхмәт!"
"Нәтиҗәле хезмәттәшлегегез өчен рәхмәт!"
─ Прокуратура законлылык һәм хокук тәртибенең, гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын яклауның төп гарантларының берсе булды һәм булып кала. Кешеләрнең канун көченә ышанычын сез көн саен үзегезнең намуслы хезмәтегез белән ныгытасыз. Бүген сезгә бурычка тугрылык, җаваплылык һәм принципиальлек өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Сезнең хезмәтегез дәүләт куйган бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен барлык кирәкле вәкаләтләргә һәм кадрларга ия. Узган ел нәтиҗәләре ─ моңа дәлил. Прокуратура органнары тарафыннан 47 меңнән артык прокурор реакциясе актлары кертелгән. Вакытында кабул ителгән чаралар гражданнарның хокукларын тергезергә, күп санлы хокук бозуларны бетерергә мөмкинлек бирде.

Прокуратура органнарыннан балалар хәвефсезлеге, мәгариф учреждениеләрен кораллы һөҗүмнәрдән саклау, укучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә янауларны булдырмау мәсьәләләрен аерым контрольгә алуларын сорыйм. Махсус хәрби операция шартларында террорчылык характерындагы янауларга, пилотсыз очу аппаратларының мөһим әһәмияткә ия объектларга һөҗүмнәренә каршы тору, экстремизм күренешләрен булдырмау мәсьәләләре аеруча мөһим, ─ диде Радий Хәбиров.

Башкортстан прокуроры Игорь Пантюшин былтыр республика Прокуратурасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде, ул федераль законнарны бозуга каршы көрәшкә, хезмәт хакы буенча бурычларны бетерүгә, халыкны дарулар белән тәэмин итүгә, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга, коррупциягә каршы көрәшкә һәм эшнең башка юнәлешләренә җентекләп тукталды.

Игорь Пантюшин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка нәтиҗәле уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас