+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
18 февраль , 07:45

Баласы алдында әнисен үтергән егет иректә калды

Туймазы шәһәрендә кечкенә баласы белән хатынны бәрдергән егеткә хөкем карары чыгарылды. Әмма Прокуратура аның белән килешми. 

Баласы алдында әнисен үтергән егет хөкем ителде
Баласы алдында әнисен үтергән егет хөкем ителде

Туймазы районара суды җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән 20 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарды. Әмма Прокуратура карар белән килешмәү турында белдерде һәм аны шикаять итәргә ниятли.

Исегезгә төшерәбез, узган октябрьдә "Lada Priora" руле артындагы егет Комаров урамындагы җайга салынмаган кичү буенча юлны аркылы чыгып баручы бала белән хатын-кызны бәрдерә. Алган җәрәхәтләрдән 40 яшьлек ана үлә, кыз җиңелчә җәрәхәтләр белән котыла.

Машина йөртүче гаебен таныган һәм һәлак булучының туганнарына әхлакый зыян өчен 1,5 миллион сум компенсация түләгән. Суд аны шундый ук сынау срогы белән ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Моннан тыш, аңа ике елга руль артына утырырга рөхсәт юк.

- Прокуратура хөкемгә апелляция тәртибендә шикаять бирәчәк, - дип белдерделәр күзәтчелек ведомствосында.

Фото: "Моя Уфа"

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас