-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
25 февраль , 16:35

"Алтын гаишник"ны хөкем иттеләр

Экс-автоинспектор Илдус Шәйбаковны һәм аның әшнәләрен озак вакытка рәшәткә артына озаттылар. Дәүләт гаепләүчесе аңа 23 ел сораган иде...

"Алтын гаишник"ны хөкем иттеләр
"Алтын гаишник"ны хөкем иттеләр
"Мине мин эшләмәгән авыр җинаятьләр кылуда гаеплиләр, һәм мине алдан ук халык алдында явыз һәм ришвәтче итеп күрсәттеләр", — дигән суд утырышы башланыр алдыннан гаепләнүче.

Нәтиҗәдә бүген суд БР буенча ЮХХДИ идарәсенең районара теркәү-имтихан бүлегенең элеккеге башлыгы Илдус Шәйбаковка хөкем карары чыгарды. "Алтын гаишник"ны 18 ел да 6 айга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр, ул 2,5 млн сум күләмендә штраф белән, хокук саклау органнарында 9 ел срокка вазыйфа биләү хокукыннан, "полиция подполковнигы" званиесеннән мәхрүм ителде.

Шәйбаковның урынбасары Айдар Гиндуллин 17 ел 6 айга ирегеннән, 2 млн сум күләмендә штраф белән, хокук саклау органнарында 9 елга вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм ителде.

Калганнарына да суд бик озак сроклар билгеләде.

Фото: пресс-служба МВД по РБ, Честный репортаж / телеграм

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас