+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
27 февраль , 08:25

22 миллион сум үзләштергән

Суд Эчке эшләр министрлыгының Салават районы буенча бүлегенең элекке баш хисапчысына хөкем карары чыгарды.

22 миллион сум үзләштергән
22 миллион сум үзләштергән
2019 елдан 2023 елга кадәр хатын нигезсез рәвештә үзенә һәм анда беркайчан да эшләмәгән танышларына хезмәт хакы язып барган. Зыянның гомум суммасы 22 миллион сумнан артып киткән.

Ханым тулысынча гаебен таныган. Ул 5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән, аңа 200 мең сум штраф билгеләнгән һәм ике елга дәүләт органнарында җитәкче вазыйфаларын биләү тыела.

Әмма җәза аның баласы 14 яшькә җиткәнче кичектерелә. Эчке эшләр министрлыгының гражданлык дәгъвасы канәгатьләндерелгән - барлык зыян суммасы түләтелергә тиеш.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас