Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе төбәктә хокук тәртибе торышы һәм 2025 елда республика буенча Эчке эшләр министрлыгының эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турындагы хисап булды. Аны министр полиция генерал-майоры Александр Воронежский тәкъдим итте.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча төбәктә гомум җинаятьчел активлык дүрт процентка кимегән. Сәламәтлеккә авыр зыян салу, талау, милекнең барлык формаларын урлау очраклары кимегән.
Полиция хезмәткәрләре 20,5 мең, шул исәптән 5 мең авыр һәм аеруча авыр, шулай ук узган еллардагы 800дән артык җинаять эшен ачкан.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хокук бозуларга мәгълүмати технологияләр кулланып каршы торуга аерым игътибар бирә. Александр Воронежский билгеләп үткәнчә, мондый җинаятьләрне кисәтү буенча республика чаралары программасы төбәк министрлыклары һәм ведомстволарының тырышлыгын берләштергән. Күрелә торган чаралар уңай нәтиҗә биргән. Нәтиҗә буларак, интернетта хокук бозулар санын һәм гражданнарга китерелгән зыян күләмен 0,7 млрд сумга киметергә мөмкин булган.
Министр шулай ук яшьләр арасында һәм мәгариф учреждениеләрендә үз-үзеңне деструктив тотуны кисәтү буенча профилактик чараларның мөһим ролен ассызыклады.
Башкортстан Башлыгы, үз чиратында, республикада яшьләрнең хокукка каршы гамәлләрен кисәтү һәм мәктәпләрне саклауны көчәйтү буенча күрелүче чаралар турында сөйләде.
Радий Хәбиров хокук саклау органнары хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың киләчәктә дә полиция хезмәткәрләренә барлык юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.