Кызганычка каршы, республика халкы мошенникларга зур суммалар җибәрүне дәвам итә, дип белдерәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан. Шушы көннәрдә Уфада яшәүче 91 яшьлек әбекәйне гадәти схема буенча алдаганнар. Аңа дәваханәдән, янәсе, аның кызы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән һәм дәвалану өчен акча кирәк дигән хәбәр белән шалтыратканнар.
Зыян күрүче курьерга 3 млн сум биргән.
Стәрлетамакта тагын бер игътибарга лаек очрак теркәлгән. Шушында яшәүче хатын аның партнеры күптәнге дустыннан «Сәлам, бу кешене беләсеңме? Бүген үлде" дигән хәбәр белән сылтама алганлыгын сөйләгән. Дусты сылтаманы ача алмый һәм бу хатынга җибәрә. Җибәрелгән файлда алар берни дә тапмаган, ә хатынның картасыннан 8 мең сум юкка чыккан...