+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
5 март , 11:45

Яшь курьер хөкем ителде

Уфада телефон аферистларына эшләгән 19 яшьлек курьерны хөкем иттеләр.

Яшь курьер хөкем ителде
Яшь курьер хөкем ителде
Яшь кеше мошенникларга пенсионерлардан 2,6 миллион сумнан артык акча урларга ярдәм иткән, моның өчен ул колониягә китәчәк.

Уфаның Дим районы судында аны бер-бер артлы җинаятьләр кылуда: чит кешенең милкен алдап алуда, түләү чаралары белән легаль булмаган операцияләрдә һәм җинаять юлы белән табылган акчаны юарга маташуда гаепле дип табалар.

Тикшерү барышында ачыкланганча, бу хәл узган җәйдә башланган. Июльдә 19 яшьлек егет мессенджерда «җиңел акча эшләү» турындагы тәкъдимгә юлыккан. Аңа курьер ролен үтәргә, ягъни алданган гражданнардан акча алырга һәм аларны җинаятьчел схеманы оештыручы хуҗаларга күчерергә кирәк була.

Бер айдан соң, августта, егет өч зыян күрүче белән очраша һәм алардан гомумән алганда 2,6 млн сумнан артык акча ала. Акчаны ул үзе белән сакламый, ә алмашу пунктында криптларга конвертацияли һәм санлы сумнарны электрон янчыкка сала, ачкычларны үзен яллаучыларга тапшыра.

Соңрак, тикшерү барышында, егет барлык алданган гражданнарга зыянны тулысынча каплаган.

Суд, барлык хәлләрне өйрәнеп, егеткә 2 ел һәм 4 ай гомум режимлы төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләде.

Ул суд залында сак астына алынды.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас