-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
11 март , 12:05

Җиңел генә котылырга исәпләгән иде

Прокуратура төзелеш фирмасы башлыгы өчен шартлы срокны гамәлдән чыгаруга иреште, аның гаебе белән Уфада дүрт эшче һәлак булган иде.

Җиңел генә котылырга исәпләгән иде
Җиңел генә котылырга исәпләгән иде
Башкортстанның Югары суды "АДФ Групп " предприятиесенең элекке генеральный директорына хөкем карарын катгыйландырды. Элегрәк аны төзелештә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозган өчен (бу кешеләр үлеменә китергән) өч елга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр.

Фаҗига 2024 елның июнендә Менделеев, Кувыкин һәм Бакалы урамнары төбәгендә торак комплекс төзелеше мәйданчыгында булган. Фасад күтәргечне монтажлаганда төзелеш бишеге тугызынчы каттан очып төшкән. Анда дүрт эшче булган. Икесе урында һәлак булган, тагын икесе соңрак хастаханәдә үлгән.

Беренче инстанция суды фирма җитәкчесенә өч ел шартлы срок билгеләде һәм ике елга төзелештә җитәкче вазыйфаларын биләүне тыйды. Прокуратура җәзаны артык йомшак дип санап, хөкемгә шикаять белдерде.

Апелляция инстанциясе прокуратура дәлилләрен хуплады. Шартлы гаепләүне гамәлдән чыгардылар, реаль срок — өч ел һәм өч ай колония билгеләделәр.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас