Тикшерү версиясе буенча, түрә «Общепит» фирмасы директоры белән сүз куешкан. Узган елның апреленнән июленә кадәр ул янәсе мәктәп директорларын әлеге компания белән балалар лагерьларында туклануны оештыруга контрактлар төзергә мәҗбүр иткән.
Шул ук вакытта ял һәм бәйрәм көннәрендә хезмәтләр асылда күрсәтелмәгән, әмма килешүләр буенча акча тулы күләмдә күчерелгән. Нәтиҗәдә бюджетка миллион сумнан артык зыян китерелгән.
Бөре районара суды элекке җитәкчегә чик кую чарасы итеп 20 апрельгә кадәр өй арестын сайлады.