Уфаның шәхси балалар бакчасында сабыйны тукмаганнар. Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе үткәрелә.
Инцидент Дим районында булган. Ике яшьлек кызның тәнендә кыйнау эзләрен әнисе баланы бакчадан өенә алып кайткач күргән. Хатын полициягә гариза язган.
Башкортстан Прокуратурасында Уфаның шәхси балалар бакчасында тәрбиянең тиешенчә булмаган ысулларын куллану турындагы мәгълүматны тикшерү турында хәбәр иттеләр. Урынга Уфаның Дим районы прокуроры урынбасары Марсель Хәкимов килгән. Күзәтү камераларыннан видеоязмалар өйрәнеләчәк, балалар бакчасы җитәкчелеге һәм тәрбиячеләренең гамәлләренә тиешле бәя биреләчәк.
Фото: "Электрогазета" сайтыннан.