+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
13 март , 14:55

Машинасын яндырып, үчен алган

Башкортстанда бизнесмен суд бәхәсе аркасында адвокатның машинасын яндырган.

Машинасын яндырып, үчен алган
Машинасын яндырып, үчен алган
Белорет кешесе партнеры белән бергә автомобильләр һәм күчемсез милек сату белән шөгыльләнгән. Ниндидер мизгелдә алар арасында конфликт килеп чыга, һәм элекке компаньон аны судка бирә. Тикшерүләр озакка сузылгач, эшкуар үч алырга булган.

Ул танышын яллаган, машинага ут төрткән өчен акча түләргә вәгъдә иткән. Башкаручы янучан сыеклык сатып алган, төнлә адвокат машинасы тукталган офис янына килгән, аны сипкән һәм яндырган.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре СОБР сугышчылары белән бергә 40 яшьлек заказчыны тоткарлаган. Башкаручы да ачыкланган. Икесенә дә чит милекне аңлы рәвештә юк итү өчен җинаять җаваплылыгы яный. Тикшерү дәвам итә.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас