Яңа "күршеләр" дә шунда ук килеп урнашкан, үз бүлмәләренә йозак куйган һәм биредә яшәүчеләрне җәфалый башлаганнар.
Башта төрле сүгенү сүзләре кергән җырлар белән интектергәннәр, аннары тагын да куркынычрак психологик коралга күчткәннәр — тәүлек буе «Синий трактор» балалар җырын кабатлатканнар.
Бу гына да үгел. Җәнҗалчылар мебельне, люстраларны ватарга, унитаз һәм раковиналарны урларга тотынган. Хәзер фатирның бер өлеше сусыз, электрсыз һәм канализациясез калган. Күршеләр дә йокламый - төнлә чүкеч белән килеп ишекне шакыйлар.
Бу эшем ияләре тәкъдим иткән шартлар коточкыч: гаилә я 17 квадрат метрлы бүлмәне 5 миллион сумга сатып ала, я үзенең 40 квадратлы бүлмәләрен 1 миллионга сата.
Полиция боларны теркәгән. Әмма әлегә гаилә, торакны саклап калырга тырышып, газаплануын дәвам итә.