Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүче һәм аның танышы җинаять эзәрлекләве алып барылган хатын-кызга Русия Оборона министрлыгының вазыйфалы кешеләренә ришвәт тапшырганда арадашчы булырга тәкъдим иткәннәр. 10 млн сумга ул үзенең танышына хәрби хезмәтне анда бармыйча да үтү турында фиктив контракт төзергә вәгъдә иткән, бу хатын-кызга карата беренчел тикшерүне туктатып торуга һәм алга таба аны җинаять җаваплылыгыннан азат итүгә китерер иде.
Моннан тыш, гаепләнүче хәрби билет биргән өчен хәрби комиссарга ришвәт сыйфатында танышыннан 200 мең сум тапшыруны таләп иткән. Шул ук вакытта ул вазыйфалы кешегә акчаны чыннан да бирергә җыенмаган. Җинаять аңа бәйле булмаган хәлләр аркасында ахырына кадәр җиткерелмәгән.
Гаепләнүче гаепне өлешчә таныган. Суд карары белән ул гаепле дип табылган, аңа катгый режимлы холык төзәтү колониясендә 10 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.