Полициянең дежур частенә Югары Яркәй авылында яшәүче 46 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Ул инде күп еллар таксист булып эшли. Чираттагы рейстан кайткач, зыян күрүче күптән түгел генә танышкан хатынны өенә чакырган. Фатир хуҗасы һәм аның 28 яшьлек кунагы спиртлы эчемлекләр кулланган.
Табын артында ир-ат күп тапкырлар яңа телефоны һәм аңа бәйләнгән картадагы зур суммасы белән мактанган. Аның йоклап киткәнен көтеп алып, җинаятьче ханым телефонны блоклый һәм онлайн сервис ярдәмендә үз хисабына 200 мең сумга якын акча күчерә. Үзе йорт хуҗасы уянганчы гаип була.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре урлауга катнашы булган кешене ачыклаган, ул Үрмәт авылында яшәүче 28 яшьлек хатын булып чыккан. Акчаның күп өлешен ул шәхси ихтыяҗларына сарыф итәргә өлгергән. Оперативниклар шикләнелүчене яшәү урыны буенча тоткарлаган.
Җинаять эше кузгатылган.