+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
3 Июня , 13:05

СВОда катнашучының әнисен алдаганнар

Белоретта 51 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган.

СВОда катнашучының әнисен алдаганнарСВОда катнашучының әнисен алдаганнар
СВОда катнашучының әнисен алдаганнар
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, җинаятьчеләр, үзләрен военкомат, ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырып, хатын-кызга янәсе үзенә тиешле медаль һәм улының казанышлары өчен матди түләү турында хәбәр иткәннәр. Алар шулай ук аны акчалары куркыныч астында һәм аны җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә мөмкин булуына ышандырган.

Мошенниклар басымы астында хатын-кыз 2 млн сумга якын акча алган һәм аларны банкомат аша күчергән. Ләкин аферистлар корбанны алдавын дәвам иткән, аңа 10 миллион сумлык кредит рәсмиләштерелгән һәм аны ябу өчен акча кертергә кирәк, дип хәбәр иткән. Шул вакытта зыян күрүче мошенниклар белән аралашуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Банк хезмәткәрләре хатын-кызны уйланылмаган гамәлләрдән кисәтергә тырышкан. Акча алганда алар аның белән профилактик әңгәмәләр үткәргән һәм зур сумма алу максаты белән кызыксынган. Әмма зыян күрүче аларны йортны ремонтлау өчен акча кирәк дип ышандырган һәм билгесез кешеләр белән сөйләшүләр турында хәбәр итмәгән.

Полициядә «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас