Полициягә 41 яшьлек хатын килеп, билгесез кешеләрнең аның кредит банк картасыннан акча урлаулары турында хәбәр иткән.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, җинаятьчеләр мессенджер аша мөрәҗәгать итүченең 16 яшьлек кызы белән элемтәгә кергән. Башта үсмергә янәсе чәчәкләргә заказга ташлама турында хәбәр иткәннәр һәм сылтама буенча күчүен сораганнар. Шуннан соң сөйләшүдә яңа әңгәмәдәшләр барлыкка килгән, алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган.
Психологик басымны кулланып, мошенниклар мәктәп укучысын аның гаиләсенә җинаять җаваплылыгы яный, ә акчаларны ашыгыч рәвештә "хәвефсез счетка" күчерергә кирәк дип ышандырган. Таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәләре буенча, мәктәп укучысы әнисенең банк картасы реквизитларын хәбәр итә һәм СМС-хәбәрләрдән кодларны әйтеп бирә. Шуннан соң аның әнисенең кредит картасыннан 140 мең сум акча күчерелгән. Соңрак акчаларның интернет аша онлайн-сатып алуларга сарыф ителүе ачыклана.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: хокук саклау органнары, банклар һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша банк карталары реквизитларын, СМС-хәбәрләрдән кодларны хәбәр итүне һәм билгесез сылтамалар буенча күчүне таләп итми.