Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, агымдагы елның маенда студентка үзен доставка хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан һәм шәхси мәгълүматларны әйтүен сораган. Аларны тапшырганнан соң кызга теркәлүне раслау турында СМС килгән.
Шәхси мәгълүматлар урланган дип куркып, кыз хәбәрдә күрсәтелгән "ярдәм" номеры буенча шалтырата. Аннары Сан министрлыгының ялган хезмәткәре кызны «Госуслуги»дан парольне алмаштырырга һәм экранны кабызырга күндерә. "Белгечләр" тавыш биометриясе башкаларга билгеле булу аркасында кыз автомат рәвештә террорчылыкта катнашучылар исемлегенә кертелгән, дип игълан итә.
Аннары сүзгә хокук саклау органнары хезмәткәре кушыла, җинаять җаваплылыгы һәм вуздан куу белән куркыта. "Силовиклар" янәсе террорчылык белән бәйле акчаны табу өчен Уфада кызның ата-аналары фатирында тентү үткәрергә күрсәтмә бирә. «Росфинмониторинг» кураторы инструкцияләре буенча зыян күрүче Уфага очып кайта һәм фатирда әнисенең 3 миллион сумнан артык күләмдә тупланмаларын һәм чит ил валютасын таба.
Аферистлар корбанны акчаларны «декларацияләргә» һәм экспертизага җибәрергә кирәк дип ышандыра, шуннан соң аларны кире кайтарачаклар, имеш. Аферистларга ышанып, студент кыз Уфадан Пермь краена китә. Анда ул акчаны ниндидер билгесез кешегә тапшыра.
Икенче көнне мошенниклар кызны чит ил валютасын алмаштырырга һәм аларны күрсәтелгән счетларга күчерергә күндерә. Кыз аларга тагын 400 мең сум акча күчерә.
Куратор элемтәгә чыгудан туктагач һәм мессенджерда корбанны блоклагач, зыян күрүче барысын да әти-әнисенә сөйләгән. Хәзерге вакытта мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
"Көч структураларының берсе дә беркайчан да видеоэлемтә, мессенджерлар яки кушымталар аша оператив мәсьәләләрне хәл итми. Әгәр сезгә биометрияне раслау турында СМС килгән, ә сез берни дә эшләмәгәнсез икән — хәбәрдәге номерлар буенча шалтыратмагыз! "Госуслуги“ның рәсми кайнар линиясенә генә шалтыратыгыз", — дип кисәтәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.