+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
13 Июня , 13:55

Исерек водительләр тотылган

Республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Законнарны үтәүче граждан» чаралары кысаларында узган тәүлектә 52 машина йөртүчене исерек хәлдә транспорт белән идарә итүдән читләштергән.

Исерек водительләр тотылганИсерек водительләр тотылган
Исерек водительләр тотылган
Узган тәүлектә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1300 очрагын ачыклаган. Исерек килеш автомототранспорт белән идарә иткән 52 кешенең дүртесе кабат шундый ук хокук бозу өчен РФ Җинаять кодексының 264.1 мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

Шулай ук юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 45 очрагы һәм җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү белән бәйле 17 очрак ачыкланган.

«Мототехника» профилактик чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге категория транспорт йөртүчеләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 29 очрагын ачыклаган.

Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның тупас факты турында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының кайнар линиясе телефоны аша хәбәр итәргә була: Р 8(347) 279-32-92 яки телеграм мессенджерында @GIBDDRB_02bot

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас